Казанның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
– Татарстанда һәм илдә яшәгән һәр кешенең Бөек Ватан сугышы башланган көн белән бәйле үз хисләре бар. Бары тик бердәм көч белән һәм бергәләп кенә теләсә нинди бәла-каза һәм кайгы-хәсрәткә каршы торып булганын һәммәбез дә аңлый. Хәтта бүгенге бик үк әйбәт булмаган санитар-эпидемиологик шартларда да без бергә. Бу чараларга карата куелган барлык таләпләрне үтәп, без сугыш елларында һәм соңыннан вафат булганнарны искә алабыз, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.