Татарстанның иң өлкән кешесенә медаль тапшырдылар: «Мин 110 яшькә кадәр яшим әле»

«Саулыгы ныгып, 110 яшькә кадәр яшәсен иде әле». Республиканың иң өлкән кешесе – Биектау районында яшәүче 108 яшьлек Анна Емельяновага Татарстан төзелүгә 100 ел уңаеннан медаль тапшырган вакытта теләнгән теләкләр бу.

Өлкән яшьтә булгач, әбекәйнең хәле дә мактанырлык түгел. Шуңа күрә кунакларны да ул ятакта килеш кенә каршы алды.

– 108 яшьлеге белән тәбрикләргә килгәндә, Анна Ивановна актив иде әле. Җырлар да җырлады. Бүген хәле бик үк яхшы түгел икән инде. Шулай да терелеп, 110 яшенә кадәр яшәсен иде әле. Аның үзенең теләге шундый иде, – диде Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

– Ул вакытта игътибар бик зур булды шул аңа. Күз дә тиде бугай. Җырлап, шаярып йөргән әниебезнең кинәт кенә хәле начарланды. Менә инде берничә ай ул урыныннан да  тора алмый, – дип куәтләде җитәкченең сүзләрен килене Антонина. 

Бүген әбекәй аның тәрбиясендә яши. Антонина Емельянованың үзенә дә – 81 яшь инде. Кунаклар аңа да саулык һәм сабырлык теләде.

Республиканың иң өлкән кешесен тәбрикләргә Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев һәм юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да килгән иде.

– Һәр ана өчен дә баласы тәрбиясендә булу – зур бәхеттер, дип уйлыйм. Килененең һәм аның кызларының яхшы мөнәсәбәтен күргәч сөендем. Республика, район тарихын барлаганда, аның һәр бите артында кешеләр торганлыгына инанасың. Фронтта, тылда күпме хезмәт һәм тырышлык куелган, михнәт чигелгән. Яу кырына ел саен 2 млн тонна ашлык җибәрелгән. Барысы да – кул хезмәте белән эшләнгән эшләр бит, – диде Камил Садриев.

Рөстәм Кәлимуллин әйтүе буенча, районда йөзьяшәр тагын берничә кеше бар.

Анна Емельянова Биектау районының Каймар авылында туган. Ире яу кырыннан кайтмаган. Аны фронтка озатканда көмәнле булып калган хатынга тормыш арбасын шактый тартырга туры килгән. Башка кияүгә чыкмаган, балаларын ялгызы гына аякка бастырган. Бүген инде бер кызы гына исән-сау. Ул Яшь Көч авылында яши. Анна Емельянованың дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Оныкларының да балалары үсеп буй җитеп килә инде.

– Әниебез яшьлек елларын аеруча яратып, сагынып искә ала иде. Алар начар яшәмәгән. Сугышка кадәрге тормышлары җитеш, тулы булган. Колхозда нинди эш бар, барысына да алынган. Дуңгыз фермасында да, фабрикада да эшләгән. Ире белән дә бик яратышып яшәүләре турында искә ала иде. Әле дә булса аның фронттан килгән хатларын кадерләп саклый. Хәзер ул хатлар – балалар, оныклар һәм оныкчыклар өчен зур хатирә, – ди Антонина Емельянова.

Шат күңелле, шаян, аралашучан. Озак еллар каенанасын тәрбияләгән апа бүген аны әнә шулай дип тасвирлый.

– Әни белән бергә 60 елга якын яшибез. Ирем үлгәнгә дә алты ел инде. Мин тормышымны аны карауга багышладым дисәм дә була. Шушы яшькә җитәр өчен кешегә яхшы тәрбия күрсәтелергә тиеш. Начар булса, әнинең гомере дә озын булмас иде, дип саныйм, – ди килене. – Әни унике ел элек, бик нык егылып, бот сөяген сындырды. Табиблар йөри алмас, дигән иде. Тик, Аллага шөкер, аягына басты. Узган елга кадәр үзе кашык тотып ашый иде әле. Кешеләр белән аралашырга да бик ярата иде. Шуңа күрә бездән кеше өзелмәде.

Антонина Емельянова әйтүенчә, моңа кадәр килен белән каенана матур җәйге көннәрне Яшь Көч авылында уздыра торган булганнар.

– Без кышны монда чыга идек тә, җәйгә Яшь Көч авылына кайта идек. Әни анда да капка төбенә чыгып утыра, мунча керә иде. Җәйгә авылга кайтмый башлавыбызга ике генә ел әле. Әни тормышны яратты. Күршеләр кергәч тә: «Мин 110 яшькә кадәр яшим әле», – дип әйтә иде. «Нишләп мин шулай озын гомерле булдым икән?» – дигән чаклары да еш булды. Ходай ничек язган бит. Кемнең кайчан китәсен әйтеп булмый. Без исә әнине лаеклы тәрбияләгәнбездер дип уйлыйм, – дип озатып калды безне Антонина Емельянова.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү