Татарстанда юл фаҗигасендә 7 кабан һәлак булган

Минзәлә районында Мәскәү-Уфа юлында Опель автомобиле йөртүчесе 7 кабанны бәрдергән. Бу – 3 ана кабан һәм 4 кабан баласы. Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә хайваннарның барысы да һәлак булган. Бу хакта Татарстан биоресурслар буенча дәүләт комитеты сайты хәбәр итә.

Без әлеге аянычлы хәлгә ачыклык кертү, мондый очракларны булдырмас өчен Минзәлә районының баш аучысы Ренат Шәйхетдинов белән элемтәгә кердек.
– Бу фаҗига ун көн элек төнге сәгать 12 тулганда, Аю авылына җитәрәк булган иде. Гадәттә, төнлә хайваннар ашау эзләп чыга. Бу очракта участокта “Кыргый хайваннар” дигән билгесе куелса да, Мәскәү өлкәсе машина йөртүчесе тизлекне арттырган. Июнь башында бер кыз машинасы белән юлдан чыгучы кабанны бәрдергән иде. Бу очракта аның үзенең дә гомере өзелгән. Мондый билге куелган федераль юлларда хайваннар өчен махсус чыгу юллары ясарга кирәк, – ди Ренат Шәйхетдинов.
Татарстан биоресурслар буенча дәүләт комитетында автомобиль йөртүчеләрне тыюлыклар янында яки урман җирлегендә бик игътибарлы булырга, кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималы булган урыннардагы юл билгеләрен игътибарсыз калдырмаска һәм сәяхәткә якты вакытта чыгарга өндиләр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү