Кыргый хайваннарны аулаучыларга штраф күләмен 4 тапкыр арттырырга тәкъдим итәләр

Татарстанның Дәүләт Советы законсыз рәвештә кыргый хайваннарны аулаучыларга штраф күләмен 4 тапкыр күтәрергә тәкъдим итә. Аучыны штраф кына куркытамы? Без әнә шул сорауны Минзәлә районының дәүләт ау күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Ринат Шәйхетдиновка бирдек.

– Әгәр белә торып, закон боза икән, әлбәттә бу очракта штрафка тарту кирәк. Икенче яктан уйласаң, ялгыш кына, кыргый хайваннар һөҗүм иткәнгә аткан кешеләр дә бар бит әле. Кешенең максатын белергә кирәк. Белмәүдән килеп чыккан хата икән, бу очракта аны акларга да мөмкин, – ди Ринат Шәйхетдинов.
Аучы әйтүенчә, әлегә законсыз поши аткан өчен 250 мең сум акчаңны чыгарып бирәсе. Әгәр ул ана поши икән штраф күләме 500 меңгә җитәчәк. Гаепле кешене тотсалар, милеген дә конфискациялиләр. Мәсәлән, үрдәккә ау сезоны ачылгач, иптәшләренә ияреп, мылтыгын тотып ауга барган кешегә штраф каралган. Бер үрдәк ата икән, штраф күләме 500 сумнан башланып 4 мең сумга да җитәргә мөмкин. Әгәр инде явызларча үрдәкләрне күп итеп аткан икән, бу очракта гаебе танылганда ул кешене 1-2 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

– Әгәр кешеләр ауга рөхсәт бирелгән вакытта куянны машина яки кар машинасы фарасы белән яктыртып куып ата икән, моның өчен җинаять эше ачыла. Әмма закон бозучыны тотарга кирәк. Безнең эштә шунысы бар – кулыннан тотмасаң, ул гаебен танымый. Бервакыт эздән барып, өенә кердек. Мылтыгы да бар. Әмма гаебен танымады. Дәлилли алмадык. 3 ел элек Мөслимдә ана поши атучыларны бер ел дәвамында ачыкладык. Видеокамералар булса да, кеше гаебен танымый, – ди Ринат Шәйхетдинов. – Әнә шундый кешеләр өчен штраф күләмен арттыру кирәк ул. Ачлык заманы түгел. Атканчы, уйласыннар!
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Кыргый хайваннарны аулаучыларга штраф күләмен 4 тапкыр арттырырга тәкъдим итәләр” язмасына фикерләр

  1. Штрафлар болай да зур😡😡😡, Сез тагын арттырырга, дип торасыз. Эш хаклары 20мен , э, штраф200мен😱😱😱

Фикер өстәү