Этләрне үзләрен генә урамга чыгарып җибәрүчеләрне штрафка тартырга тәкъдим иткәннәр

Этләрне үзләрен генә урамга чыгарып җибәрүчеләрне штрафка тарта башларга мөмкиннәр. Дәүләт Думасының Сәнәгать һәм сәүдә комитеты рәисе урынбасары Александр Спиридонов шундый тәкъдим белән чыккан, дип яза “Известия”.

Депутатның “Хайваннар белән җаваплы эш итү турында” законга төзәтмәләре буенча, йорт хайваннарын һава суларга үзләрен генә чыгарып җибәрү урамга чыгарып ташлауга тиңләштерелеп, аларның хуҗалары хезмәткә түләүнең минималь күләмендә – кимендә 16 мең сумга штрафка тартылырга мөмкин. Россия Кинология федерациясендә билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта хайванның хуҗасын чип яки келәймәсе буенча ачыкларга мөмкин. Ләкин келәймәләү мәҗбүри чара булып тормый.

Шул ук вакытта, оешма президентны Владимир Голубев фикеренчә, хайванны урамга чыгарып ташларга җөрьәт итүчеләрнең анда ниндидер мәгълүматлар калдырулары бик шикле. Спиридонов әйтүенчә, мондый очракларны булдырмас өчен йорт хайваннарын, бигрәк тә этләр һәм мәчеләрне мәҗбүри чиплауны кертергә кирәк. Депутат закон проектына бу җәһәттән тиешле норма кертергә һәм, эт үрчетеп сатучылардан салым түләтү өчен, бу эшне лицензияләүне тәкъдим иткән.


Фикер өстәү