Бүген Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

24 июньдә, көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

Төнлә һаваның минималь температурасы 8дән 13 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез максималь һава температурасы — 20дән 25 градуска кадәр.

 


Фикер өстәү