Салкын тиюләр көчәйгәндә, укучыларны онлайн-укуга күчереп торачаклар

“Рособрнадзор” башлыгы фикеренчә, дистанцияле укытуны сезонлы салкын тидерүләр вакытында файдалану өчен камилләштерү кирәк.

Коронавирус пандемиясе вакытында мәктәп балаларын дистанцияле  укытуга күчерү тәҗрибәсе алга таба сезонлы грипп һәм ОРВИ эпидемияләре вакытында кулланылачак. Бу хакта “Рособрнадзор” башлыгы Анзор Музаев белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.

“Илебездә һәр ел саен көзен һәм язын салкын тидерү авырулары көчәеп ала. Менә хәзер шундый вакытларда чирләүчеләрнең (кайвакыт яртышар класс өйдә утыра бит) вакытын бушка уздырмаска тырышу кирәк.  Авыручы балага дәреснең ничек узуын карап тору һәм хәтта дәрестә катнашу мөһим. Шуңа күрә системаны камилләштерү зарури. Әлбәттә, моның өчен берничә ел вакыт таләп ителәчәк, әмма моны эшләргә кирәк”, – дигән чиновник.

Сүз уңаеннан, 17 июньдә “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попованың  1 сентябрьдә укуларның интернет аша түгел, ә гадәттәгечә, мәктәпләрдә башлану ихтималы зур булуы турында белдерүен искәртик.

 

 

 


Фикер өстәү