Республикада коронавирустан 14 нче үлем очрагы расланган

20 июньдә Түбән Камада яшәүче 1940 елда туган хатын-кыз вафат булган. 12 июньдә ул ике яклы полисигментар пневмония белән Түбән Кама РҮХ йогышлы госпитальгә озатыла.

Вирус идентификацияләнгән. Авыруның тагын шикәр диабеты, бөер авыруы һәм хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булганы ачыклана. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.


Фикер өстәү