Каенны киссәк, кулыбыз корымасмы?

– Бакча артындагы ике ызан арасында каен агачы үсә. Анда күршеләр мәет суы түккән икән. Агач карт инде. Җилле көннәрдә куркыныч итеп шуулый. Бер кәүсәсе сынып та төшкән иде. Әлеге агачны күршеләр кисәргә курка. Аны киссәк, кулыбыз корымасмы?
Фәйрүзә, Кайбыч районы.

Рөстәм Хәйруллин, Казандагы “Гаилә”мәчете имам-хатыйбы:
– Агачтан кешегә зыян килергә мөмкин икән, аны кисү гөнаһ саналмаячак. Бер агачны киссәгез, аның урынына башка җирдә икенчесен утыртыгыз. Бу очракта савабы да булыр, зыяны да булмас.

Сәрия Мифтахова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү