Коронавирустан вакцинаны сынаучы иреклеләрнең хәле билгеле булды

Covid-19 коронавирусыннан вакцина сынауда катнашучы иреклеләр үзләрен яхшы хис итә. Прививкадан соң алар Бурденко исемендәге госпиталь белгечләре күзәтүендә кала. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия» яза.

«Ирекле сыналучыларны карау һәм лаборатор күрсәткечләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча, нинди дә булса кыенлык яки өстәмә реакцияләр күзәтелми, экспериментта катнашучылар тарафыннан сәламәтлек торышына шикаятьләр юк», — дип билгеләп үтте анестезиолог-реаниматолог Олег Чихляев.

Табиблар иммунитетның препаратка реакциясен ачыклау өчен лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр үткәрүне дәвам итәләр.

Вакцинациядән соң бернинди дә үзгәрешләр булмады, дип сөйләде сыналучыларның берсе Юрий. «Температура үзгәрешсез, әйтерсең, витамин кададылар … Барысы да шулай ук», — дип уртаклашты ул.

 


Фикер өстәү