Көчле җил һәм боз яву сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Якындагы 1-3 сәгатьтә республикада һава шартлары начарлануы һәм шимбә кичкә кадәр, якшәмбе төнлә дә шулай булуы фаразлана.
Татарстанда секундына 27 метр тизлектә җил көтелә. Көчле яңгыр һәм эре боз яварга мөмкин.