БДИ 3 июльдә башлана: быел математикадан база сынавы үткәрелмәячәк

Татарстанда барлыгы 18 140 укучы сынау бирергә җыена. Шуларның — 1 233е узган елларда тәмамлаучылар, 253е — урта һөнәри белем бирү студентлары.

Бүген географиядән укучылардан башка гына сынау имтиханы узды. Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов Казанның 87нче мәктәбендә әзерлек мәсьәләсен тикшереп, аны югары бәяләде. Географиядән сынауны нибары 226 укучы бирәчәк. Ә менә җәмгыять белемен — 7 мең, физиканы — 4 197, биологияне 3 589, химияне 2 843 укучы сайлаган. Быел математикадан база сынавы үткәрелмәячәк. Шул ук вакытта математикадан профиль сынавында 10 356 укучы катнашачак.


Фикер өстәү