Телдән төшмәгән сынау. Нинди хаталарны кабатламаска?

БДИны алдан бирү этабы башланды һәм ул 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы чыгарылыш укучылары күбрәк нинди фәннәрне сайлаган? Туган телдән имтиханнарга карата игътибар артканмы? Сынауларда яңалыклар бармы? Татарстан Министрлар Кабинетында быелгы сынауларга багышланган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кагыйдәләрне янә искә төшерде. Имтихан кала: аннан берәү дә баш тартырга җыенмый.

Имтиханнарда әллә ни яңалыклар күренми. Кагыйдәләр дә шул ук. Кайбер фәннәрдән биремнәрдә генә үзгәрешләр бар. Әйтик, тарихтан сорауларның 20 проценттан артыгы Бөек Ватан сугышына бәйле булачак.

Быелгы укучыларның күбесе математика (профильле) сынавын сайлаган. Әлеге фәнне укучыларның яртысыннан күбрәге (8092) тапшырачак. Искәртәбез: математикадан база сынавын биреп, вузга профильле юнәлешләргә укырга кереп булмый. Икенче урында – җәмгыять белеме (6419). Өченчедә – информатика (3495). Болары – иң популярлары. Ә менә физика (381гә), химия (21) кебек техник фәннәрне сайлаучылар кимегән. Сәбәбе нидә?

– Бу кимү Россия күләмендә шулай. Безгә югары уку йортларына инженерлык һөнәрләренә имтиханнар тапшыруны үзгәртергә кирәк. Моңа кадәр гуманитар юнәлешкә игътибар бирелде. Төгәл фәннәргә кызыксыну уяту өчен, профильле сыйныфлар ачуны күздә тотабыз. Республикада «Казаныш» программасын кабул итәргә җыенабыз. Анда физика, математика, химия, биология юнәлешләрендә профильле сыйныфлар ачу каралган. Бу медицина, авыл хуҗалыгы, сәнәгатьне үстерү буенча да мөһим. Әлеге фәннәргә игътибарны арттыру кирәк. Шулай итеп кенә мөнәсәбәтне үзгәртеп була, – дип үз фикерен җиткерде Илсур Һадиуллин.

Министр әйтүенчә, чыгарылыш укучылары сынауларны яхшы бирсен өчен, республикада барлык шартлар тудырылган. Узган ел безнекеләрнең рус теле (72,7 балл), математикадан (65, 27) уртача күрсәткечләре ил буенча югарырак булган.

– Һәр ел саен 1 сентябрьдән бигрәк тә 10–11 нче сыйныфларда имтиханнарга ныклы әзерлек алып барыла. Әмма бу көчләп тагу булырга тиеш түгел. Болай эшләү дөрес булмаячак. Укытучылар үз эшен башкара, өстәмә дә шөгыльләнә. Бу очракта репетитор кирәкме-юкмы – моны әти-әниләр һәм балалар үзләре хәл итә, – диде ул.

Узган ел 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теленнән сынауны нибары бер укучы гына тапшырган иде. Быел теләк белдерүчеләр – сигез. Алар – Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Нурлат, Казанның Авиатөзелеш һәм Совет районы укучылары. Арада берсе әдәбиятны да сайлаган. 9 нчы сыйныф укучылары арасында туган телне 2501 бала сайлаган. Узган ел белән чагыштырганда бу сан ике мәртәбә артык.

– Ничек кенә булмасын, туган телләр – татар, мари, мордва, чуаш һәм башка телләргә республика тарафыннан игътибар һәрвакыт булды, алга таба да дәвам итәчәк. Бу безне сөендерә, – диде Илсур Һадиуллин.

Күптән түгел министр үзе дә Яшел Үзәндә рус теленнән сынау тапшырып карады. Анда әти-әниләр өчен махсус акция оештырылган иде.

– Җиде биремгә җавап бирергә һәм инша язарга туры килде. Аңлашыла, без инде мәктәпне 40 ел элек тәмамлаган. Шулай да бөтенесен искә төшердек, –диде Илсур Хадиуллин. – Әти-әниләрнең балаларына таләпләре югары хәзер. Һәрберсе үз баласы турында югары фикердә: аны бик яхшы белә дип уйлый. Ләкин тормыш башканы күрсәтә. Шуңа күрә әти-әни, имтихан килеп җиткәч: «Син 90–100 баллга бирергә тиеш», – дип мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Бу – бик куркыныч әйбер. Тормышта имтиханнар бик күп, моның белән генә дөнья бетми. Бу – беренче генә сынау. Тырышып укыган балага аның бернинди авырлыгы да юк. Алда да, артта да камера, әлбәттә. Алар хәзер урамда да, бөтен җирдә дә бар. Моннан куркырга кирәкми. Әгәр боргалана, кесәңне капшый башлыйсың икән, шикләнү тудырасың. БДИда сиңа берәү дә ярдәм итә алмый. Күчереп эләккәч, бала бер елга соңга кала. Кирәкми андый нәрсә эшләргә. Тырышсыннар, бирсеннәр. Теләгем шул: балалар бер дулкында булсын, бер-берсен аңласыннар. Әти-әниләр балаларын тынычландырырга тиеш.

Имтиханнарның төп этабы 26 майда башланып, 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Рус теле һәм математиканы (база) кабат 6–19 сентябрьдә тапшырырга мөмкин.

Сәрия Мифтахова

Сан

Быел бердәм дәүләт имтиханнарында 16546 укучы катнашачак. Шуларның 15179ы мәктәпне быел тәмамласа, калганнары – узган елгы (9) һәм быел урта һөнәри уку йортын (184) тәмамлаучылар.

Узган ел 26 укучы аттестат алмыйча калган иде.


Фикер өстәү