Татарстанда үзмәшгульләр соңгы өч ел эчендә керемнәрен 18 тапкыр арттырган

Татарстанда үзмәшгульләр соңгы өч ел эчендә керемнәрен 18 тапкыр арттырган. Агымдагы ел башына алар барлыгы 75 миллиард сум акча эшләгән. Ә 2021 елның гыйнварына бу сан 4,1 миллиард сум гына булган.

Икътисад һәм сәүдә министрлыгы хәбәренә караганда, махсус салым режимы кертелгәч, республикада мондый эшмәкәрләр саны 4 тапкыр арткан. 2020 елның гыйнварына алар 61,9 мең кеше булса, быел 1 гыйнварга – 234,2 меңгә җиткән. Бүгенгә 247 мең кеше үзмәшгуль булып санала.

2019 елда, пилот төбәк буларак, Татарстанда үзмәшгульләргә  махсус салым режимы кертелде. Шуңа күрә алар төрле дәүләт ярдәме чараларыннан – ташламалы микрозаймнардан һ.б. файдалана.

Узган елда Татарстанда барлыгы 234,2 мең кеше үзмәшгуль буларак исәптә торган. Ел башыннан бирле аларның барлык кереме 31,4 миллиард сум тәшкил итә.


Фикер өстәү