Татарстан территориясенең 17,5 процентын урманнар били

Республика территориясенең 17,5 процентын урманнар били. 2 проценттан артыграгын ышыклагыч агач полосалары алып тора. Шулай итеп, республика җирләренең барлыгы 19,6 процентын урман-агачлыклар тәшкил итә. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, кешеләргә уңайлырак шартлар тудыру өчен урман территориясе 25% булырга тиеш. Хәзерге вакытта республикада бер кешегә уртача 30 сутый урман мәйданы туры килә. Ә илдә бу күрсәткеч 5,3 гектарга тигез.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда урманнар бүленеше тигез түгел. Аларның өлеше 40 проценттан арткан урыннар да бар. Әйтик, Нурлат районында шулай. Ә менә Чүпрәле һәм Чистай районнарында урманнар бөтенләй юк. Равил Кузюров басым ясап әйткәнчә, урман-агачлыклар мәйданын нибары 1 процентка гына арттыру өчен дә 65 мең гектар мәйданда яңа үсентеләр утыртырга кирәк. Моның өчен йөзләрчә ел узарга мөмкин.


Фикер өстәү