Лидер әби Рауза Зиннәтуллина: «Адәм баласын иң бетергән әйбер – кирәксез икәнеңне аңлау»

Шушы көннәрдә сигезенче дистәсен түгәрәкләүче Рауза апа Зиннәтуллинаның авылыбызга килен булып төшүенә алтмыш еллап вакыт узган икән. Бу елларда инде аның башка авылныкы икәнен дә белмәүче ике-өч буын алышынган. Хәер, ул үзе дә күптән Яңа Салавычныкы инде. Авыл өчен җан атуы, күп игелекле эшләрдә башлап йөрүе шул хакта сөйли. Әле алай гынамы,  тумышы белән шушы авылдан булганнарны да «уятып», шушы эшләргә әйдәләп, берләштереп йөри Рауза апабыз.

Аның бу сыйфаты авылыбызда мәчет төзелеше башлангач, бигрәк тә калку күренде. Җитмеш биштән үткән Рауза апабыз ул чакта кайбер көннәрдә авыл урамын бишәр-алтышар тапкыр әйләнде, район-авыл арасына, сүзе үтәрдәй җитәкчеләр кабинетына «тузан кундырмады»… Ачылу тантанасын оештыруга, аннан соң да дини бәйрәмнәр үткәрүгә бар халыкны туплап, бөтенебезне сокландырды. Кыскасы, авылыбызның лидер әбисе ул.

Лидер дигәч тә, заманында әллә ниткән җитәкче урыннарда да эшләмәгән ул. Сәбәп башкада: ярты гасырга якын укытучы, директор урынбасары булганга, бу авылдагы әби-бабайдан алып, урта яшьтәгеләрнең дә укытучысы, әле дә алар өчен укытучы булып калган. Аның сүзен тыңламый калырга, каршы әйтергә беркем дә җөрьәт итми.

Ул үзе дә: «Эштән бәхетем булды, уңдырышлы туфракка эләктем, ул миңа бүгенгәчә кадер-хөрмәт китерде, кая гына барып, кемгә генә эндәшсәм дә, сүзем үтә. Әле дә авылда да, өйдә дә кирәклегемне тоеп яшим, күпме кеше киңәшкә килә, шалтырата… – бу игътибар, бу кирәклек миңа көч-куәт бирә. Кирәклегеңне тоеп яшәү безнең яшьтә иң зур бәхет инде ул. Адәм баласын иң бетергән әйбер – кирәксез икәнеңне аңлау», – ди.

«Ватаным Татарстан»ны алтмыш ел буе бер сүзен калдырмый укыйм», – ди Рауза апа.

Үз фәненә фанатларча гашыйк, авыр темаларны да гади итеп аңлата белүче шәп укытучы иде ул. Һәм искиткеч таләпчән иде. Таләпчәнлеге әнә шул үзенең шәп укытучы булуы белән аклана да иде. Шәп оратор, мактаулы лектор, агитатор, пропагандист та булды. Рауза апа сөйли башласа, әле дә җыелышмы ул, дини мәҗлесме, гап-гади бер очрашумы – аннан барыбыз да мәгънәле сүз көтеп, тын калабыз. Һәр сүзен тын да алмый тыңлыйбыз. Тулы бер аудиторияне сәгатьләр буе авызына каратып тора алырлык сирәк кешеләрнең берсе ул (бүген дә әле бу сәләте һич кимемәде). Билгеле, моның өчен белем дә, сүз байлыгы да, хәтер-акыл да кирәк. Әлегә алар барысы да анда сөбханаллаһ дия торган.

Лаеклы ялга чыккач, дистә еллап мәктәптә әхлак дәресләре укыткан Рауза апа турында Җәлил хәзрәт берчакны: «Районга ул елларда ачык дәрес карарга, өйрәнергә дип бик күп килделәр. Кайдан кем генә килә дисә дә: «Әйдә, Рауза апа, тагын бер генә дәрес күрсәт инде», – дип, аңа алып килә идек». Алдан билгеле булмаса да, гадәти дәресен дә теләсә кемгә ошарлык итеп үткәрә алганын белгәнгә шулай эшлиләр.

– Мин гомерем буе укырга яраттым, – ди ул. – Әле дә күрше Салавычтагы китапханәдән гел китап  алдыртам. Газета-журналларга да бик күп язылдым. Әле дә берничә төрлене алдыртам. Берсен дә укымый калдырмыйм. «Ватаным Татарстан»ны да алтмыш елдан артык яздыртам. Килгән көнне укый алмасам, төреп алып куям, вакытым булгач, хәрефен дә калдырмый укып чыгам. Алай да укылмый калганнарын шифаханәгә баргач укыйм. Елга ике мәртәбә шифаханәгә, үзебезнең Чепьядагы тернәкләндерү үзәгенә барам  мин. Менә шунда бер кочак газета, бер кочак китап алып барып, үзем дә рәхәтләнеп укыйм, башкаларга да укытам… Хәтерем яшь чакта феноменаль иде дисәң дә, арттыру булмас. Бер укып чыгу, бер тыңлау белән бөтен нәрсә хәтеремдә кала иде. Хәтеремә, шөкер, хәзер дә зарлана алмыйм.

Рауза апа да зарланса… – белмәгән кешесе, белмәгән вакыйгасы юк. Барысын төп-төгәл итеп әйтеп бирә. Остазларын, укытучыларын, элекке коллегаларын да онытмый. Һәркайсының хәлен белергә вакытын таба. Аның телефоны беркайчан тынып тормый. Үзе шалтырата, аңа шалтыраталар… Өйдә туры китерүе дә кыен үзен: әле кемнең, әле кемнең хәлен белергә киткән була… Яки ниндидер бер чарага (быелга кадәр кая чакырсалар, шунда барды, бер генә чарадан да читтә калмады).

-Әй, гомер буе йөрергә, аралашырга яраттым мин, – ди ул бу хакта сүз чыккач. – Әни мәрхүмә дә (каенанасы), минем аркада ярты Рәсәйне әйләндең, ди торган иде. «Иии, әни, ярты гына түгел, бөтен Россияне әйләнә яздым, Чукоткада гына булмадым», – дип шаярта идем. Мин бик күп еллар пропагандист булып эшләдем. Өйгә кайтып керми идек ул чакта. Хезмәтемне дә бик күрделәр, бәяләделәр. Елга ике мәртәбә бушлай юллама алган чаклар булды. Кайларга гына бармадым! Өйдәгесен карарга сау-сәламәт әни булгач, дөрестән дә, тынычлап чыгып китә алганмын инде… Яшь чакта ике каенана белән яшәсәм дә, икесе дә бик әйбәт булды, мине үз кызларыдай күрделәр, мин аларга бик рәхмәтле… Өйдә бала булмагач та шулай иркенләп йөргәнмендер инде…

Бу урында Рауза апа бераз моңсуланып ала. Күпме көтсәләр дә, күпме хыяллансалар да, балалары булмый шул. Кешеләр киңәшен тотып, соңлабрак булса да, уллыкка бала алырга тәвәккәллиләр. Бу адымына бүген дә бик сөенә ул. «Олыгайган көнемдә оныклар сөю бәхетенә ирештем. Өч оныгым өчен мин бик кадерле, кирәкле әби. Улым Раушан, киленем Алия дә «әни» дип кенә тора. Күршеләрем, авылдашлар, элекке хезмәттәшләрем дә бик хөрмәтли. Язмышыма, тормышыма  шөкер итәм. Сөенеп бетә торган түгел»…

Гөлсинә Хәбибуллина

Автор фотосы      


Фикер өстәү