Халык саны буенча Казан Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренчелеккә чыккан

Казан халык саны буенча Түбән Новгородны узып китте һәм әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче булды. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) хәбәр итә.

2020 ел башына Татарстан башкаласында 1 млн 257 мең кеше яшәгән дип хәбәр итә Росстат. Идел буе федераль округының элекке лидеры — Түбән Новгородта 1 млн 252 мең кеше яши, бу Казан белән чагыштырганда 5 мең кешегә азрак.

2019 елның 1 гыйнварына Казанда 1 млн 251 мең кеше яшәгән, ягъни бер елда Татарстан башкаласында халык саны 0,5 процентка — 6 мең кешегә арткан.

 


Фикер өстәү