Илсур Метшин транспорт һәм кибетләрдә битлек-пирчәткәсез йөрүчеләр турында: “Кешеләр иртәрәк тынычланды”

Казанда җәмәгать транспорты пассажирларына һәм Сәүдә үзәкләренә йөрүчеләргә, тынычланып калып, Covid-19 инфекциясеннән саклану чараларын онытырга ярамый. Бу хакта башкалабыз мэры Илсур Метшин коронавируска каршы көрәш буенча шәһәр штабы онлайн-утырышында белдергән.

“Владимир Владимировичның (Казан башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков турында сүз) чыгышы безгә һич тә тынычлану мөмкинлеге бирми. Профилактика эшен яңа биеклеккә чыгарырга кирәк, чөнки кешеләр чирне оныта язды”, – дигән Метшин Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы чыгышыннан соң.
Жаворонков әйтүенчә, аның үзен һәм коллегаларын җәмәгать транспортындагы һәм кибетләрдәге хәлләр борчый. “Көннәрнең җылы торуы сәбәпле кешеләр битлекләрне бәйләнмәсеннәр өчен генә кия башлады: борыннарын капламыйлар яисә битлекне бөтенләй үк ияк астына төшереп куялар”, – дип, мондый хәлләрнең аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималын искәрткән ул.
Чыгышны тыңлаганнан соң Метшин Транспорт комитетына, муниципаль һәм хосусый транспорт оешмаларына, “Метроэлектротранс”ка пассажирларга чирдән саклану чаралары күрергә кирәклеген искә төшерүне йөкләгән. Шулай ук сәүдә объектларында да шуны ук эшләргә кирәк, дип билгеләп үткән Казан мэры.
Исегезгә төшерәбез: җәмәгать транспортында (таксины кертеп), кибетләрдә, шулай ук төрле хезмәтләр күрсәтү урыннарында битлек-пирчәткәләр кию әлегә мәҗбүри булып кала.


Фикер өстәү