Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Киноманнар июль уртасыннан янә кинотеатрларга йөри алачак. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко вице-премьер Михаил Мишустинның вице-премьерлар белән киңәшмәсе вакытында 15 июльдән кинотеатрларны ачарга планлаштыру хакында әйтте.
Кинотеатрлар март аенда коронавирус таралуга каршы көрәш нәтиҗәсендә ябылган иде. Хәзер кинотеатрларга яңартылган Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк булачак.