Татарстанның иң өлкән кешесе вафат: узган атнада гына “ВТ” хәбәрчесе аның янында булып кайткан иде

Татарстанның иң өлкән кешесе – 108 яшьлек Анна Емельянова вафат. Бу хакта Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хәбәр итте.


Әле узган атнада гына “ВТ” хәбәрчесе аның белән күрешкән иде. Ул көнне Анна Емельяновага Татарстан төзелүгә 100 ел уңаеннан медаль тапшырдылар.
Без килгәндә үк әбекәйнең хәле начар иде инде. Янында иң якыннары – килене һәм аның онык, оныкчыклары бар иде.
Ул көнне әби янына килгән район башлыгы әбекәйгә: “Саулыгы ныгып, 110 яшькә кадәр яшәсен иде әле”, – дип теләгән иде.

– 108 яшьлеге белән тәбрикләргә килгәндә Анна Ивановна актив иде әле. Җырлар да җырлады. Бүген хәле бик үк яхшы түгел икән инде. Шулай да терелеп, 110 яшенә кадәр яшәсен иде, әле. Аның үзенең теләге шундый иде, – диде Рөстәм Кәлимуллин.
– Ул вакытта игътибар бик зур булды шул аңа. Күз дә тиде бугай. Җырлап, шаярып йөргән әниебезнең кинәт кенә хәле начарланды. Менә инде берничә ай ул урын өстеннән дә тора алмый, – дип куатләгән иде җитәкченең сүзләрен килене Антонина.
Кызганыч, ул көнне теләнгән теләкләр кабул булмаган…

Татарстанның иң өлкән кешесенә медаль тапшырдылар: «Мин 110 яшькә кадәр яшим әле»


Фикер өстәү