Балтырганнан кайчан котылырбыз?

Яшел Үзән шәһәре үзәгендә Сосновский балтырганы ишәйгән. Аерым алганда, ул үзәк паркта да пәйда булган. Җитәкчеләрнең, июнь ахырына без бу бәладән котылачакбыз, дигән вәгъдәләре тормышка ашып бетмәгән. Бу хакта “Дни-24” басмасы хәбәр итә. Шәһәр халкы бу үсемлекнең орлыклары паркка туфрак белән кергәндер дип фаразлый.

Сосновский балтырганы — агулы үсемлек һәм ул кешегә шактый зур зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә Яшел Үзән халкы бик борчыла. Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы департапаменты Илья Грузков әйтүенчә, җирле хакимият бу үсемлекне бетерү буенча даими эш алып бара. Башта аларның тамырларын кисәләр, аннары юкка чыгаралар.
Моңа кадәр Татарстан прокуратурасы балтырганның Казан үзәгендә барлыкка килүе турында да хәбәр иткән иде. Аны шулай ук башкаладагы урман-парк зонасында да очратканнар. Күзәтчелек ведомстволары балтырганны юк итәргә һәм гаепле вазыйфаи затларны җаваплылыкка тартырга фәрман биргән.
Сосновский балтырганы республика районнарында да күп очрый. Моннан берничә ел элек “Ватаным Татарстан” газетасы да Биектау районында әлеге үсемлек тудырган фаҗига турында язып чыкты. Шуннан соң башка матбугат чаралары да күтәрелеп, хакимият бу күренешкә игътибарын юнәлтергә мәҗбүр булды. 2018 ел азагында Сосновский балтырганын юк итү буенча компания эзләү өчен тендер игълан ителде. Әмма анда җиңеп чыгучы бүленеп биргән акчага эшен ахырына җиткерә алмады. Әлегә Сосновский балтырганын юк итү муниципаль җирлекләргә йөкләнгән. Аңлашыла ки, күп акчалар тотылып та эшләнмәгән эшне халык көче белән бушлай башкарып чыгу мөмкин хәл түгел.
Кызганыч, балтырган согыннан зыян күргән кешеләрнең саны арта тора. Башта бернинди тәэсире юк кебек тоелса да, бигрәк тә кояш нуры астында сок тигән урыннар кызарып, пешеп чыга. Мондый хәлгә юлыксагыз, иң беренче чиратта пешкән урыннарны капларга, чиста, салкын су белән юарга, аннан табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү