Булмаган сыерларына бюджеттан 70 мең сум алган

Республикада яшәүче берәү, булмаган сыерларына бюджеттан 70 мең сум алган өчен, хөкем җәзасына тартылган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Минзәләдә яшәүче 51 яшьлек ир-ат 2016 – 2019 елларда агросәнәгать комплексына ярдәм йөзеннән бирелгән 70 мең сумнан артыграк субсидияне законсыз төстә кесәсенә салып куйган. Ул, бюджеттан акча алу өчен, шәхси хуҗалыгында савым сыерлары асравы турында район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә ялган документлар тапшырган. Нәтиҗәдә законсыз төстә 4 тапкыр субсидия алган.

Суд аны 2,5 елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм иткән.


Фикер өстәү