Көненә 2-3 чиләк җиләк җыючы 87 яшьлек Фахирә әби: «Җир җиләгенең сөяк авыруларыннан, кан басымыннан файдасын күрәм»

Җир җиләгенең файдасын бик белеп тә бетермиләр. Белсә, халык җиләктән кайтып кермәс иде. Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылында яшәүче Фахирә әби Шәйдуллина әнә шулай ди.

Ул көненә 2-3 чиләк җиләк җыя. Фахирә әби җиләккә таң белән йөри. Җыярга иң рәхәт вакыт әнә шул, ди. Табигать байлыгына үрелгәнче, башта дога укый, Аллаһы Тәгаләгә сәламәтлек һәм шушы ризыкларны биргәне өчен рәхмәт әйтә. Ияреп барасың икән, сөйләшергә ярамый, дикъкатеңне җиләккә бирергә, башыңны юк-бар уйлардан арындырырга кирәк.

Һәр бирмеш көннең кадерен белгән бу апаның язмышы да гыйбрәтле. Яшь чагында туган авылыннан эш эзләп, нужа кушып Себер якларына чыгып китә, шунда кияүгә чыга, дүрт бала үстерәләр. Әби гомер буе авыр эштә, башта заводта, аннары тимер юлда эшләгән. Әмма ул елларны да шөкер итеп искә ала:

– Тимер юлларны урман, Объ елгасы буеннан салганга, табигатьтән кайтып кермәдем. Буш вакытта кара җиләк, мүк җиләге, күк җиләк, нарат җиләген яратып җыйдым. Ул еллар төштәге кебек кенә инде хәзер. Олыгайган көнемдә туган туфрак тартканга, мәңгелек йортымны монда табыйм диеп, авылыма кайттым менә…
Фахирә әби Себер якларында төпләнеп калган балаларына җибәрер өчен җиләктән кайнатма да ясый, киптерә дә. Без Фахирә әбидән җиләк файдасы һәм кайнатма ясау ысулларын белештек.

Киптерү

Моның өчен җиләкне бик иртә, чык төшкәнче яки кич җыярга кирәк. Аннары коры, эссе урында киптерәсе. Кемдер газ мичендә киптереп ала. Мин алай яратмыйм, мич табигый тәмне үзгәртә. Кипкән җиләкне чәйгә кушып җибәрергә, я булмаса кайнар су коеп төнәтмә ясарга була. Мин балалар чирләгәндә, тән температурасы югары булганда җиләк төнәтмәсе эчертеп, дәвалый идем. Сөяк авыруларыннан, кан басымыннан файдасын күрәм. Аның өчен ярты литр суга бер аш кашыгы кипкән җиләк салырга кирәк. Аллергиядән интеккән кешеләргә бу төнәтмәне кулланырга ярамый.

Биш минутлык кайнатма

Бер өлеш җиләккә бер өлеш шикәр комы алырга. Кәстрүлгә төпләреннән чистартылган, юылган җиләкне салабыз һәм өстенә әзерләп куелган шикәрнең яртысыннан күбрәген салып куябыз. Җиләкнең суы чыккач, кайнатырга куябыз һәм биш минут кайнатабыз. Кайнап чыккач, уттан алабыз да, өстенә калган шикәр комын кушып, эреп беткәнче болгатабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып капкачлыйбыз. Биш минут кына кайнаткан җиләк үз төсен югалтмый.

Кайнатма

Бу ысул белән әзерләгәндә, кайнатма куерак була. Моның өчен 1 кг җиләккә 1,3-1,5 кг шикәр комы аласы.
Башта җиләккә шикәр комы кушып, суы бүленеп чыкканны көтәбез. Аннары акрын утта шикәре эреп беткәнче тотабыз. Шикәр эреп беткәч тә, 20-25 минут кайнатабыз, күбекләрен җыеп торабыз. Уттан алгач, азрак болгатып утырсаң, кайнатма желе сыманга әйләнә. Озагракка сакларга теләгәндә 2 г лимон кислотасы кушарга була.
Фахирә әби үләннәрне дә яратып, тәмен белеп җыя. Балаларына дип мәтрүшкәне күпләп әзерли.
– Балакаем, ул якларда мәтрүшкә бик юк ул, булса да безнеке кебек хуш исле түгел. Җырдагыча инде, туган якныкының исе дә, тәме дә үзгә…

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү