Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде

Россия Хөкүмәте башлыгы иң элек республиканың йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү мәйданчыгын карады. Объектны төзү процессын шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да бәяләде.

Михаил Мишустин проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга рәхмәтен әйтте һәм аларның югары профессиональлеген билгеләп үтте.

– Пандемия безнең йомшак урыннарыбызны күрсәтте. Бүген без караган әйберләр – технологияләр кушылмасы һәм 100 көн эчендә шундый объект төзергә мөмкинлек бирә торган эш процессын оптимальләштерү. Минемчә, бу эшне илгә үрнәк итеп куеп була, – диде ул.

Яңа корпуска заманча югары технологияле рентген, эндоскопия һәм УЗИ җиһазлары, шул исәптән ИВЛ аппаратлары, компьютер томографын урнаштырмакчы булалар. Лаборатория корпусының мәйданы 1400 кв метрны тәшкил итә.

Аннан соң Россия Хөкүмәте башлыгы Иннополис белән танышты. Биредә ул IT-тематика буенча панель дискуссиядә катнашты. Монда мәгълүмат технологияләрендә дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Иннополиста ул Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашты.  

– Барлык төбәкләрдә, аерым алганда Татарстанда да, вазгыять гади түгел, – диде Михаил Мишустин Президент белән аралашу вакытында. – Ләкин без бүген пандемия вакытында республиканың ничек эшләвен күрсәттек. 72 көн эчендә йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзелде. Мондый шартларда барлык технологияләрне, инновацияләрне җыеп, халыкка ярдәм итәр өчен бик мөһим булган мәсьәләне чишүдә үрнәк күрсәттегез.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында пандемия шартларында төбәкләргә ярдәм итү өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аерым алганда, балалы гаиләләргә һәм эшсез калган кешеләргә күрсәтелгән ярдәм чаралары турында әйтте. Моннан тыш, IТ-тармакка ярдәм күрсәтүдә федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар өчен дә рәхмәтле булуларын әйтте.

Михаил Владимирович, IТ-тармакка ярдәм күрсәтүдә федераль дәрәҗәдә кабул ителгән соңгы карарлар өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Без моңа озак килдек. Һәм безне яшь уйлап табучыларның читкә китүләре бик нык борчый иде. Иннополис IT-тармакны үстерер өчен барлыкка килде. Мондый форумның бездә үтүенә рәхмәт. Бүген бирегә Россиянең иң-иң  уйлап табучылары җыелды. Бу – бик мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан соң Президент Михаил Мишустинга «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды.

Бераздан аралашуга Минтимер Шәймиев тә кушылды. Мишустин аның белән бер ел элек 9 майда күрешүләрен искә алды. Россия Хөкүмәте Рәисе республикага килүенә шат булуын әйтте.

– Сез Президент булып эшләгәндә «Алабуга» икътисади зонасын ачкан идек. Инновация проектларына күрсәткән системалы ярдәмегез өчен рәхмәт Сезгә, – диде ул Минтимер Шәймиевкә.    

     


Фикер өстәү