Башкаладан аэропортка поездлар җибәрелә

15 июльдән Татарстанда Казан – Аэропорт юнәлешендәге сигез шәһәр яны поезды йөри башлаячак. Бу пассажирлар агымы артуга бәйле, дип хәбәр итә «Бердәмлек» компаниясе матбугат хезмәте.

Мәсәлән, Казан аэропортыннан 6701 нче электричка Казанга 6.35 сәгатьтә китеп, 7.03 сәгатьтә килеп җитә. 6704 нче номерлы электричка Казаннан 9.40 сәгатьтә кузгалып, 10.08 сәгатьтә аэропортка килеп җитә. Төгәлрәк мәгълүматны сайттан белергә мөмкин.


Фикер өстәү