«Милләтебез хәзинәләре» сменасы онлайн узачак

Быел «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Милләтебез хәзинәләре» лагеренда катнашу өчен илнең 27 төбәгеннән барлыгы 378 гариза килгән. Смена Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 10 – 17 яшьлек татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүне күздә тота.

– «Идел» лагеренда бергәләп очрашуны бернинди онлайн мәктәпләр дә алыштыра алмый, әмма программаны өзмәс өчен, без шундый форматка күчәргә булдык, – диде «Милләтебез хәзинәләре»нә багышланган матбугат очрашуында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Программада «Ана теле» онлайн мәктәбе белән берлектә узачак татар теле дәресләре, вокал, актерлык осталыгы, блогинг, кул эшләре буенча онлайн остаханәләр, татар тарихы белән танышу, шулай ук балалар өчен дистанцион формада күңел ачу каралган. Сменаның озынлыгы – 7 көн. Һәр бала көн саен онлайн режимда якынча 2,5 сәгать вакытын уздырачак.

–  Әлеге сменаны уңышлы узган балалар яңадан көз аенда булачак «Татар балалар лидеры» мәктәбенә чакырылачак, иң актив катнашучыларга без алга таба «Идел» яшьләр үзәгенең булачак сменаларына бушлай  юлламалар бүләк итәчәкбез, – дип сөйләде «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

Шулай ук быелгы сменаларда лагерьда  балалар инде традициягә әйләнгән «Татар кызы», «Татар егете»,  «Идел моңы» бәйгеләрендә көч сынашачак. Ләйсән Сафина әйтүенчә, тулы конкурс булмаячак, балалар әти-әниләре белән татар теле дәрәҗәсен, тарихны белүгә юнәлдерелгән, кыскача өй эшләрен эшләп җибәрәчәк.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү