Казаннан Мәскәүгә 6 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин бүген Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин уздырган «Европа-Көнбатыш Кытай» автоюлы төзелешенә бәйле киңәшмәдә чыгыш ясады. Киңәшмә «Алабуга» махсус икътисади зонасында узды.

— М12 трассасының аерым әһәмиятен исәпкә алып, хөкүмәт аны инде 2024 елда файдалануга кертү бурычын куя, бүген без бу хакта килештек. Финанслау күләме — 650 млрд сумнан артык. Бу инвестицияләр якын арада магистральне эшләтеп җибәргәннән соң зур файда бирәчәк, — диде Михаил Мишустин.

Казаннан Мәскәүгә кадәр трасса буйлап рөхсәт ителгән 130 км/сәг тизлек белән 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак, дип ышандырды Марат Хөснуллин.


Фикер өстәү