Нинди сөт эчәбез?

Моннан берничә ел элек «Ватаным Татарстан» газетасында республикабыз җирлегендәге сөт комбинатларында эшкәртелгән сөтнең 37 процентына пальма мае кушылуы турында мәкалә басылып чыккан иде. Хәзерге вакытта сөткә пальма мае кушу артканмы? Ничә процент икән?

Сәгъдулла-Шәйхулла Әнәле

Габделхак Мотыйгуллин, Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары:

– Пальма мае сөткә кушылмый. Ул сөт ризыкларына, майга кушылырга мөмкин. Пальма мае ике төрле була: аның кулинариядә һәм техник өлкәдә кулланыла торганы бар. Бездәге күрсәткеч исә нормада дип әйтергә була. Майны ай саен лабораторияләрдә тикшереп торабыз. Пальма мае кушылганы ачыкланса, шушы пробаны Роспотребнадзорга җибәрәбез. Без тикшерә торган ысул – экспресс-анализ ысулы. Бу җайланма бик гади. Казанның зур базарларына барсагыз, шул җайланма ярдәме белән сатып алган майны тикшертеп карарга мөмкин. Пальма мае кушылган булса, май зәңгәрләнеп яначак. Роспотребнадзор идарәсе тулырак анализ ясарга мөмкин, хәтта җитештерүчегә җәзасын да бирә. Гадәттә, пальма мае булган майлар читтән керә. Татарстанда җитештерелгән сөт ризыкларын сатып алырга киңәш итәм. Аларны тикшереп торабыз, сөт ризыклары чиста. Республика сөт җитештерү буенча 1 урында бара. Сезгә мөрәҗәгать иткән кешегә киңәш шул: сатып алган сөт ризыгын тикшертеп карарга теләсә, үзе безгә килә ала. Әйтүемчә, базарларда тикшертеп карарга мөмкинлек бар. Этикетканы карарга кирәк. Хәтта кайбер хәләл дигән тамгалы майларның составында да пальма мае булуы күзәтелә.


Фикер өстәү