Сара Садыйковага һәйкәл булачакмы?

Композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская 95 яшенә иң зур бүләк – әнисенә һәйкәл куелу дигән иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте әлеге сорауга ачыклык кертте:

– Композитор Сара Садыйковага һәйкәл кую урыны билгеле: ул Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендә куелачак һәм аның янындагы сквер төзекләндереләчәк. Мәгълүм булганча, әлеге композициянең авторы – сынчы Рада Нигъмәтуллина. Аның вафатыннан соң һәйкәл мәсьәләсендә кайбер юридик үзенчәлекләр килеп чыкты. Алар буенча эш бара. Һәйкәл берничә өлештән тора, бүген аның өлешләрен җыю бара. Ведомствоара комиссия утырышында быел Сара Садыйковага һәйкәлне урнаштырырга дигән карар кабул ителде.
Шулай ук Тинчурин паркының керү өлеше төзекләндереләчәк һәм анда драматург Кәрим Тинчуринга бюст куелачак.


Фикер өстәү