50 ел бергә яшәүчеләргә бүләк бармы?

Әти белән әнинең гаилә корып, бергә яшәвенә – 50 ел. Казанда андый гаиләләргә акчалата бүләк каралган дип ишеткән идем. Ул акчаны ничек алырга икән?

Сорауга Казандагы ЗАГС идарәсенең теркәү бүлеге җитәкчесе Любовь Шәрифуллина җавап бирә.
– Казанда яшәүче һәм 50, 60, 70 ел бергә гомер итүче парларга Казан мэры Илсур Метшин исеменнән котлау, акчалата бүләк тапшырыла. Ул 50 һәм 60 ел яшәүчеләргә – 3 000, 70 ел торучыларга – 5 000 сум күләмендә бирелә. Акчаны төрле сәбәпләр аркасында юбилей вакытында алмаучылар, соңрак та алырга мөмкин. Хәзерге эпидемиологик вазгыятьтә гаризалар электрон форматта кабул ителә.
Аның өчен Казандагы ЗАГС идарәсе сайтына кереп, анкетаны табарга һәм гариза тутырып, ир белән хатынның паспорт, никахлашу турындагы таныклыгы күчерелмәсен электрон почтага салырга кирәк. Моны аларның балалары яки оныклары да эшли ала. Төгәлсезлекләр юк икән, гариза кабул ителә. Акча күчкәч, юбилярларны чакырып котлыйбыз һәм акчаны тапшырабыз.
Сүз уңаеннан: 50 ел һәм аннан да озаграк гомер иткән юбилярларга акчалата бүләк Казанда яшәүчеләргә генә каралган. Республиканың байтак кына районнарында да андый гаиләләрне котлау гадәте бар. Аның өчен яшәү урыны буенча ЗАГС идарәсенә шалтыратып белешергә кирәк.
Фәния Арсланова әзерләде


Фикер өстәү