Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә

Иртәгә, 20 июльдә, Татарстан территориясендә урыны белән, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр явуы, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метрга) кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, көндез республиканың кайбер районнарында көчле яңгыр явачак.

КФУ профессоры Татарстанда июль ахырында һава торышының нинди булачагы хакында сөйләгән иде инде. 21 июльдә һава температурасы көндез +24, төнлә +16 градуска кадәр төшәргә мөмкин.


Фикер өстәү