«Ашыгыч ярдәм» хезмәткәренә исерек ир ташлана.
«Ашыгыч ярдәм» фельдшерын Чаллыда яшәүче 54 яшьлек кеше кыйный. Ир-атка карата «Кыйнау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Һөҗүм 18 июльдә Касимов бульварында урнашкан йортның бер фатирына була.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, медиклар бригадасы чакыру буенча 48 яшьлек хатын-кызга килгән. Ул «неотложка»ны каршы алу өчен өйдән чыга. Нәтиҗәдә, пациентка һәм фельдшерлар урамда күрешми — табиблар фатирга күтәрелә. Андагы исерек ир «Ашыгыч ярдәм»нең 28 яшьлек хезмәткәренә ташлана. Һөҗүмче аны берничә тапкыр йодрыгы белән, ә аннары башына керамик чәйнек белән суга.
Зыян күрүчене баш мие селкенүгә шикләнеп медучреждениегә китерәләр. Аның тавыш бәйләнешләренең өзелеше, йөзе һәм башының зыян күрүе диагнозланган.