Казан август аенда сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр бишлегенә кергән

Август аенда сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре билгеле булды. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

ТР башкаласы рейтингта дүртенче баскычта урнашты. Туристлар Казанда уртача алганда 4,8 төнгә туктала, бер тәүлек яшәгән өчен 2151,7 сум акча сарыф итә.

Лидерлар өчлегенә Санкт-Петербург (3162 сум/ 6,3 төн), Ростов-Дон (2267 сум/ бер төн), шулай ук Петрозаводск (5140, 7 сум/ 6,6 төн) шәһәрләре керде.

«Рейтинг 2020 елның 1 августыннан 31 августка кадәрге чорда туристлар ял итү өчен торак броньлау турындагы мәгълүматлар нигезендә төзелде», — диелә хәбәрдә.

Исемлекне төзегәндә курортлар, шулай ук Кара диңгез һәм Азов диңгезе буендагы курорт бистәләре исәпкә алынмаган, дңип яза Татар-информ.


Фикер өстәү