Яшелчәләрне кышка ничек туңдырырга?

Җиләк-җимеш, яшелчәне целлофан капчыкларга (каптырмалы булса, тагын да әйбәтрәк), пластик контейнерга тутырып һәм калын фольгага төреп (монысы яшел тәмләткечләрне туңдырып кую өчен әйбәт – алар каралып китмәячәк һәм барлык файдалы үзенчәлекләрен саклап калачак) туңдыру кирәк.

Капчыкларны шыплап тутырмаска. Туңдырырга куелган әйберләр брикет рәвешенә китерелеп, калынлыгы 4 сантиметрдан артмаска тиеш.
Туңдырып саклау өчен бер тапкыр кулланыла торган стаканнардан, камыр ризыклары формалары, боз формаларыннан да файдаланырга мөмкин.
Ә инде суыту камерасында барысы да бер төслегә әйләнгән нигъмәтләр арасында «адашып» калмас өчен махсус лейбл (теләсә кайсы азык-төлек кибетендә сатыла) кулланырга була. Ул капчыкка яки савытка бик җиңел генә ябыша. Анда кирәкле барлык мәгълүматлар язып куела. Бу хуҗабикәнең эшен бермә-бер җиңеләйтә.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү