Россиядә коронивирусның кайчан бетәчәге билгеле булды

Россиядә коронавирус эпидемиясе 2020 ел ахырына кадәр тәмамланмаячак. «Роспотребнадзор»ның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча киңәшчесе Виктор Малеев шулай дип белдергән.

«Кешеләр самолетларда оча, глобальләшү йогынтысы да көчле, шуңа күрә яңа елга кадәр берни дә бетмәячәк, ә, бәлки, сезонлы «кабынулар» да булыр», — дигән ул. Шулай ук Виктор Малеев Израильдә һәм Испаниядә хәзер үк көнгә 200-400 яңа зарарлану очраклары теркәлүен искәрткән.

Малеев искәртеп узганча, көн саен Россиядә алты меңнән артык кешедә инфекция булуы ачыклана. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә көнгә бер меңгә якын кеше зарарлана, шул ук вакытта савыгучылар саны шактый арта. Шул рәвешле күмәк иммунитет барлыкка килә.

«Шуңа күрә Мәскәүдә икенче дулкын булмавы да мөмкин. Локаль учаклар, бик көчле булмаган кабынулар булуы ихтимал», — ди эпидемиолог.

 


Фикер өстәү