Коронавирустан үлем куркынычын 12 тапкыр арттыручы авыру билгеле

Калифорния университеты галимнәре коронавирустан үлем-җитем куркынычын 12 тапкыр арттырган чирне билгеләгәннәр. Шикәр чире бу, дип яза “Известия”.

Белгечләр, тикшеренү үткәреп, коронавирус йоктырган очракта диабеттан интегүчеләрнең хастаханәгә салуга алты тапкыр ешрак мохтаҗ булуларын, чөнки COVID-19 инфекциясен бик авыр кичереп, аннан 12 тапкыр ешрак җан тәслим кылуларын ачыклаган.
Белгечләр әйтүенчә, диабет коронавирусның авыр узуына китерүче факторлар арасында икенче урында тора. Беренче урында – йөрәк-кан тамыры авырулары.
Калифорния университеты профессорлары искә төшергәнчә, шикәр чире организмның иммунитетын бик нык йомшарта. Шуңа күрә алар кандагы шикәр микъдарын даими тикшертеп, табиблар белән элемтәдә торырга киңәш итә. Моннан тыш диабетикларга актив тормыш рәвеше алып бару һәм туйганчы йоклау кирәк.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр ашказаны җәрәхәтеннән, гастрит һәм сару кайнаудан кулланыла торган даруларның коронавирусны көчәйтеп җибәрүе билгеләнүен искә төшерик.


Фикер өстәү