89 яшендә дә заводта эшләүче Кәлимулла Миңнуллин: «Мин алтмыш биш плүстә»

Узган ел 89 яшендә дә заводта эшләүче Кәлимулла Миңнуллин турында язмам чыккан иде. Гадәтем шундый: яздым да оныттым түгел, геройларым белән элемтәне югалтмыйча хәбәрләшеп яшәргә яратам.

Беркөнне Кәлимулла абый үзе шалтыратты: «Риман энем, ачуланмасаң, 25 июльдә туксан яшь тула, нишләрбез икән?» – ди.

– Мәҗлескә чакырасың мәллә?

– Аннан тормас…

Нидер әйтәсе килә моның, тик ык-мык итебрәк тора.

– Заводта бик зурларлар инде үзеңне, Кәлимулла абый.

– Белмим шул. Җитәкчелеккә язып калдырган идем, шалтыратучы-нитүче юк әле.

– Соң, туган көнеңә дүрт кенә көн калган бит инде. Ярый, үзем килеп китәрмен, бер чынаяк чәй эчертерсең.

– Теләсә кайсы көнне кил, мин алтмыш биш плүстә әле, – дип көлә бу.

Фотограф Илдар Мөхәммәтҗанов белән киттек өенә. Подъездга кергәч, Илдарга:

– Менә күр дә тор, безгә: «Нәрсә бабайлар кебек кыймылдыйсыз, җәтрәк йөреп булмыймыни?» – дип бишенче каттан кычкырачак әле ул, – дидем. Әйтеп кенә бетердем, Кәлимулла абыйның гөлдерәгән тавышы ишетелә:

– Бигрәк акрын кыймылдыйсыз, бер аягыгызны атлаганчы икенчесен эт ашый.

Монысында янына малае Марсель дә килгән иде. Кереп исәнләшүгә: «Нигә фатирыңны беренче катка алыштырмыйсың?» – дигән булам.

– Кем җәяү менсен монда хәтле, – дип көлеп тора бу. Йортта лифт дигән нәрсә юк.

Һаман шаккатам мин Кәлимулла абыйга. Туксан яшьтә дә станок артында басып тор инде, җә! Бер үк заводта, бер үк цехта 66 ел эшли ул. Мондый кешеләр Татарстанда юк та юк, илендә бар микән әле. Улы Марсель дә, оныгы Ренат та төрле заводларда эшли.

Бар иде заманалар, эшче династияләре турында радио-телевидение, газеталар шаулар иде. Хәзер андый заманалар бетте, шул ук вакытта эшче профессиясен сайлаучылар аз дип сөйлибез, яшьләрне кызыктырып булмасмы дип дөнья чемпионатлары уздырабыз. Һәм шул ук вакытта, интернеттагы мәгълүматларга ышансаң, Россия Мәгърифәт министрлыгы 2001 елдан башлап техникум һәм колледжларда студентларга эшче һөнәрләре буенча белем бирүне кыскартырга тәкъдим итә икән. Исемлектә тугыз һөнәр бар иде. Бу заманга, мәсәлән, токарьлар, фрезерчылар, слесарьлар да кирәк түгел, аларга ихтыяҗ беткән, имеш.

Кәлимулла абый әйтүенчә, заманында «Теплоконтроль»дә 12 мең тирәсе кеше эшләгән, ә хәзер 300 тирәсе ди.

Минем дача күршем Фоат компрессорлар заводында эшли. Заказлар аз булудан зарлана, кайбер көннәрне тик утыралар икән. Фоат шуларны сөйли дә, аптырагач: «Черт с ним, главное акчасын бирәләр», – дип кул селтәп куя. Эшләсә, эшләмәсә дә, 28 мең сум  тирәсе акча түлиләр ди. Кайчандыр «Социалистик ярыш җиңүчесе», «Коммунистик хезмәт ударнигы» исемен горурланып йөрткән Кәлимулла абыйның хезмәт хакы 20 мең тәңкә. Акчага бик исе китми аның, пенсияне кушкач яшәргә җитә, ди.

Ветеранны заводларның аяныч хәле борчый. Моннан ике ел чамасы элек «Теплоконтроль»гә японнар килгән булган. Цехларны карап йөргәннәр дә: «У вас завод плохой», – дип китеп барганнар. «Күрәсең, җитештерүне җайга салу өчен акча тыгуның файдасы юк дип уйлаганнардыр», – ди Кәлимулла абый. Ул моны кара акыл белән әйтә, заводның кыен хәлгә төшү сәбәпләренә кереп китәсе килми. «Җитәкчеләр яхшырак беләдер», – дип кенә куя. Заказлар ул эшләгән заводта да кимегән. Кайчак тик утырмас өчен башка цехлардан үзе заказ ала икән. Безгә әнә шундый кешеләр турында күбрәк язып, сөйләп, күрсәтеп яшьләрне тәрбияләргә кирәктер дә, бәлки. Әмма Кәлимулла абый: «Хәзер яшьләр аз эшләп, күп акча алу турында уйлый шул, заводта чиләнәселәре килми», – ди. Нигә җитештерү сәнәгатенә мөнәсәбәт шулай үзгәрде икән?

Күптән түгел Биектау кибетендә 1700 сумга электр кырынгычы алдым. Тартма тышына «Агыйдель» дип матур итеп язылган. Кырыйдагы язуларга күз салган идем, кытай иероглифлары тора. Үзебездә шуны да эшли алмыйбыз микәнни? Бер елны Арчада игәү алган идем, сатучы: «Әйбәт игәү, Италиядә эшләнгән», – дип куйды.

Мин үзебездә сәнәгать тауарлары җитештерүнең ни өчен «не выгодно» икәнен аңламыйм, башым җитми. Кәлимулла абый да аптырашта, улы Марсель, гомумән, аз сүзле булып чыкты. Яки олы сәясәткә катышырга теләми иде. Сүзне гел икенчегә борды, күбрәк әтисе турында сөйләде: «Аның шикелле патриотлар бик аздыр инде ул», – диде. Әтисенең заводка эшкә йөрүдән туктавын да бик хупламый иде ул. «Әти гомер буе эшләп, аралашып өйрәнгән.

Андый кеше туктап калса, шунда ук картая башлый ул», – ди. Кәлимулла абый: «Өйдә нишләп утырмак кирәк», – дип аның сүзләрен куәтләп куя.

«Мин алтмыш биш плүстә», – дип шаярткан булган икән героебыз. Бераз кулын авырттырган, бүлничний биргәннәр.

– Бүлничниеңне яптыргач, эшкә чыгасыңмы соң?

Кәлимулла абый бераз дәшми торды да: «Кирәк тапсалар, чакырсалар барырмын инде, – диде дә, – яшь бар, куәт бар», – дип көлеп җибәрде.

Бу язмама нокта куйганда аның туган көненә ике көн вакыт калган иде. Әмма заводтан, ни сәбәп, ың-шың чыкмаган иде әле. Элекке заман булсамы! Көтеп карыйк, бәлки, аны зурларлар! Ә хәзергә «ВТ» исеменнән Кәлимулла Хәйрулла улы Миңнуллинны юбилее белән котлап, иң изге теләкләрдә калабыз.

 

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү