Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм шифаханәләрендә ял итүчеләр арасында коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
– Җәйге сәламәтләндерү лагерьларында, шифаханәләрдә һәм кунакханәләрдә булган кешеләр арасында бүгенге көндә авырулар теркәлмәгән. Кунакханәләрне тикшерәбез, шулай ук авыру очраклары юк», — диде Любовь Авдонина.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре җәйге сәламәтләндерү оешмаларын һәм шифаханәләрне көн саен тикшереп торуы хакында хәбәр итте эксперт.