“Казан” аэропортында очкычка утырту талоннарына Габдулла Тукай шигырьләре язылачак. “Быелның сентябрь аенда ук безнең пассажирлар рейсларга теркәлгән вакытта «әдәби» версияле утырту талоннары ала башлар дип көтәбез», – дигән “Казан” халыкара аэропортының матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин “Татар-информ”га.
Гадел Гатауллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта «Казан» халыкара аэропорты мәйданчыгында терминалларны, вокзал яны мәйданын һәм аэропортның рәсми сайтын Габдулла Тукай биографиясе һәм иҗаты тематикасында бизәү эшләре алып барыла. Мәсәлән, фото-зона, татар әдипләренең китаплары куелган киштәләр булдырылган, аэровокзалның пыяла стеналары милли орнамент белән бизәлгән.