Газетага язылу

Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Рөстәм Миңнехановка котлау юллады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау юллады.

«Бу бәйрәм ил өчен авыр сәгатьтә йөрәге кушуы буенча туган җирен саклауга күтәрелгән, рәхимсез дошманны җиңгән һәм дәүләтебезне ныгыткан халкыбызның бөек батырлыгына багышлана», – дип белдергән үзенең котлавында Россия лидеры.

«Ата-бабаларыбызның хәрби һәм хезмәт казанышлары, аларның бердәмлеге һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәте, патриотик, рухи идеалларга тугрылыгы безнең өчен һәм киләчәк буыннар өчен лаеклы үрнәк булып тора», – дип белдерә дәүләт башлыгы.

РФ Президенты ТР Рәисенә «уңышлар, нык сәламәтлек» теләгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре