«Бүген безнең ил Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу дәүләт бәйрәме буыннар арасындагы аерылгысыз элемтәне, ата-бабаларыбызның сугышчан казанышларын, Ватанга тугрылыкны һәм аның язмышы өчен җаваплылыкны гәүдәләндерә», – диде Мөхәммәтшин.
Дүрт гасырдан артык элек халык азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшкән, дәүләтчелек нигезләрен ныгыткан. Бу бердәмлек ил өчен ышанычлы терәк булды һәм халык хәтерендә бердәмлек, гражданлык теләктәшлеге һәм патриотизм үрнәге буларак мәңгегә сакланып калды.
«175 милләт вәкиле дус һәм тату яши торган республикабызда Татарстан Халыклары ассамблеясе эше, телләрне һәм мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклау аша ышанычлы диалог системасы төзелгән. Халыклар бердәмлеген саклау – безнең ориентирыбыз, Россиянең һәм аның төбәкләренең ышанычлы үсешенә, иминлекне ныгытуга һәм милли үсеш максатларына уңышлы ирешүгә ышанычлы нигез. Безнең көчебез һәм бөек байлыгыбыз шунда!» – дип ассызыклады ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез