Социаль челтәрләрне күзәтәчәкләр

Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Анда интернет челтәрендәге төркемнәр аша таратыла торган куркыныч фикерләр турында сөйләштеләр. Киңәшмәне Татарстан Президенты уздырды.

Рөстәм Миңнеханов узган елда республикада  социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар йогынтысында үсмерләр тарафыннан шундый 6 авыр җинаять кылынуын искә төшерде.

Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе әгъзасы Илдар Галиев әйтүенчә, барыннан да элек үзләрен ялгыз хис итүче балалар – педагоглар, шулай ук әти-әниләреннән җитәрлек игътибар күрмәгәннәрнең тискәре йогынтыга бирешү очраклары ешайган.  Хәтта үсмерләрнең социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар шаукымында кораллы һөҗүмнәргә әзерләнү очраклары да теркәлгән. Бу хәтәр күренешләрне өйрәнү барышында куркыныч вакыйгалар белән мәктәпләрдәге эчке низаглар арасында билгеле бер бәйлелек барлыгы ачыкланган. Укытучылар, балаларның эчке халәтен аңламыйча, аларга кычкырыну-җикеренүдән ары узмаган. Мондый хәлләр, Илдар Галиев әйтүенчә, үсмерләрнең урамга яки социаль челтәрләргә ыргылуына китерә.

Татарстан Президенты интернет челтәрендә төркемнәр аша таратыла торган террорчылык идеяләренә каршы көрәшү өчен социаль челтәрләрне күзәтү буенча махсус бүлек булдырылачагын белдерде.

 


Фикер өстәү