Өченче бала алып кайтучыларга коляска бүләк итәләр

Кайбычта өченче бала алып кайтучы гаиләләргә коляска бүләк итәләр. Шушы араларда Федоровское авылында яшәүче Гыйлаҗевлар гаиләсенә дә шундый бүләк тапшырылган. Быел районда Демография елы игълан ителү сәбәпле, бәби алып кайтучы гаиләләргә әйбәт кенә кызыксындыру чаралары билгеләнгән. Гаиләдә беренче һәм икенче бала туган очракта – 5 мең сум, өченче балага – коляска, ә дүртенче һәм шуннан соң туган нарасыйга 20 мең сумлык сертификатлар тапшырыла. Шулай итеп, район халкы бала туганда дәүләткә генә түгел, җирле ярдәмгә дә таяна ала. ЗАГС бүлеге башлыгы Чулпан Камалиева әйтүенчә, беренче яртыеллыкта районда 39 сабый дөньяга килгән. Узган елның шушы чордагы күрсәткеченнән бишкә күбрәк бу. 20 гаиләгә – 5 мең сум, 10 гаиләгә – коляска, 9 гаиләгә 20 мең сумлык сертификат тапшырылган.


Фикер өстәү