Чукрак балаларга 100 уенчык бүләк итә

Надежда Чепурная – шагыйрә, шулай ук балалар өчен йомшак уенчыклар ясаучы буларак, шәһәрдә бик күпләргә мәгълүм шәхес. Дүрт ел эчендә Казан хосписына үз куллары белән эшләнгән йомшак уенчыклар тутырып, 21 посылка җибәргән ул. Соңгысы авыру балаларга әле шушы араларда гына озатылган. Инде менә изге күңелле ханым бу көннәрдә Алабуганың чукрак балалар интернат-мәктәбенә тагын 100 уенчык бүләк итәргә әзерләнә. Әйткәнебезчә, Надежда Семеновна Казанның Анжела Вавилова исемендәге хосписы белән тыгыз элемтәдә тора. Хоспислар, интернат-мәктәпләр, балалар йортларында тәрбияләнүче балалар темасы аеруча якын шул аңа. Чөнки үзенә дә бишенче сыйныфтан интернат-мәктәптә укырга туры килгән. Надежда ханымның соңгы хезмәтләре арасында быелгы сезон тренды – мәчебашлы ябалак та бар. Шунысы кызык: аның уенчыклары бер-берсенә тамчы да охшамаган – барысы да үзенчәлекле, кабатланмас итеп ясалган.


Фикер өстәү