«Бәхетсезлек мине 15 ел саен эзләп таба»

Әтнә районының Яңа Әтнә авылында 24 июньдә бер-бер артлы ике йорт яна.  Кичке бишенче яртыда Миләүшә Фазылҗанова хуҗалыгында чыккан янгын күршесе Гөлнурларга күчә.

Ул көнне  Миләүшә янына кызы Чулпан да килгән була.  Аның 4 һәм 2 яшьлек малайлары ишегалдында уйнап кала. Өлкәннәрне шул сабыйлар коткара да инде. «Әни, өстә ут бар», – дип йөгереп кермәсәләр, ни булып бетәр иде… Ут бик тиз үрмәли. Миләүшә  тизрәк күршесенә йөгерә. Йөгермәслекмени – Гөлнурның аяклары йөрми, арбада гына утыра. Ул көнне аның ике улы да эшкә чыгып китә. Андый чакта Гөлнур өен эчтән бикләп кала, улларына өстән йозак элдерә икән.

– Янгын сүндерүчеләр тиз килсә дә, йортыбыз 20 минут эчендә көлгә әйләнде. Әле ярый, мунчабыз калды. Әни шул мунча яныннан китми дә хәзер. Бездән чыккан янгын Гөлнур апаларга да күчте, – ди Чулпан.

Күрше хатыннарның язмышларында уртаклык бу гына түгел. Кайчандыр  икесен дә бер-бер артлы ирләре ташлап чыгып киткән. Янгын хакында сөйләшү үткәннәрне дә кузгатты.

– Әниемә – 48 яшь. Шулай булса да, күпне күрде инде. Балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләде ул. Энем бар. Матур гына яшәдек. Әмма 2008 елда әтинең безне ташлап чыгып китүе  бар дөньяның астын-өскә китерде. Әтиебезнең юлында  яшь кыз очрады. Аның белән дә озак тормадылар, әти хәзер яңадан өйләнде инде, – дип сөйли Чулпан. – Әнием исә авыруга сабышты. Аяклары начар йөри башлады. Гел чүгәләп йөрергә калгач, операция ясатырга мәҗбүр булды. Башта бер аягына, аннан икенчесенә ясадылар. Хәзер, шөкер, аксаклап булса да йөри инде. Әмма әнием ялгыз булса да, без – балалары дип яшәде. Әле бит өебезне зурайтып, янкорма да төзеткән идек.

Гөлнур Закированың язмышы тагын да катлаулырак булып чыкты.

-15 яшемдә сукыр эчәгемә операция ясаганда, эчтә нидер калган иде. Икенче кат ясадылар. Бер ел хастаханәдән чыкмадым. Ул чакта әллә ни игътибар бирмәсәм дә, хәзер уйлап утырам әле: бәхетсезлек мине 15 ел саен эзләп таба икән бит, – ди ул.

30 яшендә, ире белән Казаннан кайтышлый, юл һәлакәтенә очрыйлар. Машинада каенанасы, кече улы да була. Ире иярләгән машина юл кырыена оча. Гөлнурдан башка беркемгә дә зыян килми: ул гомерлек гарип булып кала.

– Ирем аркасында килеп чыккан хәл иде бит бу. Баштарак бергәләп шифаханәләргә дә бардык. Табиблар, ирегез күнегүләр ясатсын, сезгә хәрәкәтләнергә кирәк, диделәр. Тик булмады… Авариядән соң минем иремә кирәгем калмады. Эштән кайтып ашар иде дә, матур киенеп, каядыр чыгып китә иде. Аяклар йөрмәсә дә, күңел бар бит. Яратып гаилә корган кешем иде бит ул. Йөрәгем шулкадәр сызланды ул чакта. Кайтуын төн йокламыйча көтәр идем. Көн саен таңда гына кайта иде. Ә аннары аерылып чыгып  китте. Миңа бик авыр булды. Бер ел еладым. Әти-әнием, туганнар, дусларым булмаса, белмим, нишләр идем, – дип искә ала ул. – Ике улыңны үстерәсең бар, дип, алар мине тормышка кайтарды. Якыннарым шифаханәләргә юлламалар алып биреп күңелне күрде. Мин бүген дә барлык ярдәм итүчеләргә, абыем гаиләсенә, киленебез Гөлгенәгә, аның сеңлесе Ләйләгә рәхмәтлемен. Абыемнарда яшәп торабыз. Әле менә юындырып чыгардылар, – ди ул.

Гөлнур да  өенә янкорма ясаткан була. Үзенә йөрерлек итеп җайлаталар. Сау-сәламәт кешеләр эшләмәгәнне башкара ул. Тик тормый – кул белән кер юа, камыр ризыклары пешерә. Янгын чыккан көне дә компот ябып ятуы була.

– Берничә ел элек аякларым сизә башлады. Дәвалану булса, кем белә, бәлки, йөреп тә китәрмен. Аллаһы Тәгаләдән, таяк белән булса да, үземне йөртсәм иде, дип сорыйм. Авырлыкларга күпме түзеп була инде – әзрәк рәхәт итеп тә яшисе килә, – ди ул.

Гөлнурның арбасына да зыян килгән. Язманы әзерләгәндә бушлай арба бирүче табылды. Ә менә түбәдә сакланган еллык памперс запасы янып беткән. Гөлнур шуңа бик борчыла. Миләүшәләрнеке кебек бөтенләй янмаса да, аларның түбәләренә зыян килгән. Ике күршенең дә бар өмете – изге күңелле кешеләрдә. Бу хәбәр интернетта таралуга бераз ярдәм кулы сузучылар  булган.

Газета укучыларбыз да бу гаиләләргә булыша ала. Андыйлар өчен  исәп-хисап реквизитлары:

Миләүшә Фазылҗанованың улы Руслан Рамил улы Фазылзянов исемендәге Саклык банкы картасы: 4276 6200 4925 1436. Кызы Чулпан Рамил кызы Исмәгыйлованың Ак Барс банкы картасы: 2200 5301 2905 8541.

Гөлнур Габделнур кызы Закированың Ак Барс банкы картасы: 4244 3695 1714 1203. Улы Азат Эльмир улы Закировның Ак Барс банкы картасы: 4000 7934 7874 7290. Туганы Дания  Васыйл кызы Маһиҗанова исемендәге Саклык банкы картасы: 4817 7601 7905 7918.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү