Республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына комбайнчылар арасында конкурс старт ала. Бу хакта җитәкченең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген, 1 августта, республика хөкүмәтенең узган киңәшмәсендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та конкурс башлануы турында белдерде.
«Урып-җыю конвейерының барлык участокларында хезмәт җитештерүчәнлегенең югары булуы хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле», — дип билгеләп үтте спикер.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, конкурсның бүләкләү фонды 200 премия һәм 100 мең сум тәшкил итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда урып-җыю эшләре тулы көчкә бара. Бүгенге көндә 206 мең гектар суктырылган, ягъни 13,7%, бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнары. Урып-җыю эшләренә 3,5 мең комбайн җәлеп ителгән. М. Җәббаров билгеләп үткәнчә, шартлы комбайнга уртача йөкләнеш 413 гектарга якын тәшкил итәчәк.