«Безне өйгә кайтаруыгыз өчен рәхмәт сезгә!»

Үткән атнадагы дөнья яңалыкларын барлауны технологик казанышлардан башлыйбыз. Якшәмбе көнне, Мәскәү вакыты белән 21 сәгать 45 минутта АКШта Флорида штатының яр буендагы Мексика култыгының суларына НАСА астронавтлары Даг Херли һәм Роберт Бенкен күпкулланышлы галәм корабын уңышлы гына төшереп утырттылар.

Коткаручылар люкны ачып иреккә чыгуга, астронавт Бенкен: «Кешенең галәмгә очышының иң катлаулысы булган орбитага китү һәм әйләнеп кайту өлешен тормышка ашыруыгыз һәм безне өйгә кайтаруыгыз өчен рәхмәт сезгә!» – диде. Халыкара яңалыклар агентлыклары бу технологик казанышны яктыртуга зур әһәмият бирде. «Драгон»ның старты һәм кире әйләнеп кайтуы тарихи вакыйга дип бәяләнде. АКШ территориясеннән галәмгә кеше ташу моннан 9 ел элек тукталган иде. НАСА үз астронавтларын халыкара станциягә Россия корабларына утыртып ташыды. Быелның май аенда Илон Маскның хосусый компаниясе, күпкулланышлы корабны астронавтлар белән галәмгә озатып, бөтен дөньяны шаулатты. Орбитага сәяхәтнең технологик чишелеше моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә отышлы иде һәм күк капкасын ачып чыгу, Маск корабларына утырганда, бик арзанга төшә. Очышның тарихи әһәмияте тагын шунда иде: Җир шарында беренче тапкыр буларак аны дәүләт компаниясе түгел, хосусый бизнес технологик яктан оештырды һәм тормышка ашырды. Корабның уңышлы төшеп утыруы өчен бөтен нәрсә дә тулысынча исәпкә алынган, шул исәптән җил тизлеге һәм диңгез дулкыннарының куәтенә кадәр төгәл үлчәнгән иде.

Технологияләр өлкәсендәге икенче яңалык шулай ук позитив, әмма Россия өчен күңелсез. Дөнья тарихында беренче тапкыр буларак ташкүмер ягып эшләүче электр станцияләре саны кискен кими. Кимү Европа хисабына бара. Кытайда ташкүмер ягучылар саны артуга карамастан, Көнбатышның энергия проблемасын технологик ысуллар ярдәмендә чишәргә омтылышы углеводород ягулыгын кирәксезгә әйләндерә. 3 август көнне ике экологик оешма – «Global Coal Plant Trackers» һәм «Global Energy Monitor» шул хакта үз докладларын игълан иттеләр. Ташкүмер ягучы станцияләр саны Европада гына түгел, көньяк-көнчыгыш Азиядә дә кими. Германиядә исә быелның июлендә 2038 елга күмердән тулысынча баш тарту турында закон кабул ителде.

Технологик казанышлар никадәр генә масштаблы булмасын, дөнья икътисадының бөек кризиска төшеп батып баруы дәвам итә. Дөньяны тетрәткән пандемия дә үзенең шанлы адымын туктатмый. Үткән шимбәдә яңалыклар лентасында, Польшадан Филлипинга кадәр, ягъни көнбатыштан көнчыгышка кадәр эпидемиянең үсеше күзәтелә, дигән хәбәр күзгә чалынды.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү