Сыер савучы Илмас Сәмигуллин: «Эшнең ояты юк»

Апас районы, Югары Балтай авылының «Свияга» хуҗалыгында сыер савучы булып эшләүче Илмас Сәмигуллин әнә шулай ди. «Бер-ике көн генә эшләп торам да, китәм», – дип башлаган эшенең күңел тынычлыгы алып килүен сизми дә калган ул. Ә узган атнада районда аппарат белән сыер савучылар ярышында беренче урынны яулагач, үз-үзенә ышанычы тагын да арткан.

Борнаш авылының терлекчелек фермасы базасында узган бәйгедә 21 сыер савучы һәм 10 ясалма орлыкландыру технологы ярышкан. Елдагыча, конкурс берничә этапта узган. Мондый бәйгеләрдә, гадәттә, катнашучылар, иң элек үзләренең теоретик белемнәрен күрсәтәләр. Аннан соң аларга саву аппаратларын тиз һәм дөрес итеп сүтү бурычы куела. 34 яшьлек Илмас исә сынатмаган: барлык биремнәрне дә яхшы үтәп, беренче урынга чыккан. Хәзер ул республика күләмендә узачак бәйгегә әзерләнә. «Минем әзерлек шул инде: көн саен фермага сыер саварга барам», – дип шаярта ул.

Хатын-кызларны да артта калдырырлык булгач, Илмасның эш тәҗрибәсе зурдыр дип уйлаган идек. Тик ул бу хезмәтендә 1,5 ел гына эшли булып чыкты.

– Терлекчелектә 2005 елдан бирле мин. Кышын – мал караучы, җәен көтүче идем. Сыер саварга кеше таба алмагач, ферма мөдире: «Ислам, бер-ике көн генә савып тор әле. Кеше таба алмыйбыз бит», – дип килде. Эш тәртибен белә идем. Минем әни дә гомер буе сыер сауды. Аңа булышырга бара идем. Хәзер ул пенсиядә инде. Шуңа күрә мөдирнең сүзен тыңлап, бер-ике көнгә генә дип чыккан идем. Тик башка кешене тиз генә таба алмадылар, ә эш үземә дә ошап китте. «Монда гына калыр идем», – дигәч, җитәкчеләр дә сөенде, – дип искә ала Илмас эшкә килү вакытларын.

Баштагы көннәрдә җиңел булмый, әлбәттә. Аппаратны, сыер җиленнәрен юарга өйрәнергә туры килә.

– Ир-ат башым белән җилен юып йөрү ошамый иде, әлбәттә. Табак-савыт юып өйрәнгән хатын-кызга аппарат юу да берни түгел бит. Ә миңа оят булды. Тик эшли-эшли хезмәтнең ояты юклыгына төшендем. Эшне ир-атныкына, хатын-кызныкына бүләргә кирәкми икән. Хәзер бернидән дә оялмыйм. Хәленнән килә икән, һәр ир-ат та башкара ала бу эшне. Ял бирергә туры килгәндә, кеше булмаганда, хуҗалыкта тагын бер егет шулай сыер сава бездә,  – ди ул.

Сыер савуны көтүче эшеннән дә җиңелрәк дип уйлый. Җәен яңгырда, пычракта көнозын далада маллар саклау көнгә берничә сәгать сыер савып кайтуга караганда авыррак, ди ул.

– Эшемне яратам. Аннан соң сыерларыма да ияләштем. Өй эшләренә дә вакыт күбрәк кала. Көтү көткәндә өйгә кайтып кереп булмый иде. Кышын тирес каеру да рәхәт түгел. Дөрес, җәен көтүченең хезмәт хакы шактый анысы. Тик кышын сыер савучылар күбрәк акча ала. Ул чагында безнең эш тә арта шул, – ди районның алдынгы сыер савучысы.

Бәйге дигәннән, анда барганчы да шактый икеләнеп, уйланып торган әле ул. Гаиләсе белән киңәшләшкәч, тәвәккәлләргә булган.

– Бәйгедә башка ир-ат юк иде. Башта авыр булды. Оялтты да, дулкынландырды да. Җитмәсә, аппаратлары да бөтенләй башка төрле, без савып күнеккән түгел иде. Мин үз чиратым килеп җиткәнче башкаларга карап өйрәнеп тордым. Аппаратны сүткәч, җыю тагын да катлаулырак булып чыкты. Ничек башкарып чыкканны үзем дә сизми калдым, – дип елмая ул.

Сыер савучы ир-атны өйдәгеләр дә үсендереп, канатлар куеп тора икән.

– Конкурска барырга тәкъдим иткәч, хатыным:»Бар. Беренчелекне алып кайтырсың әле», – диде. Җиңүне ишеткәч тә бик сөенде. Ишектән керә-керешкә үк шатланып каршы алды мине, – ди Илмас.

Районда җиңүчеләргә медаль, диплом һәм 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк биргәннәр.

Зөһрә Садыйкова


2 фикер

  1. Молодец! Егет кешегэ 70 торле хонэр дэ аз. Сыер саву эше булгач яхшы инде ул, жэен дэ шактый акча керэ соттэн.

Фикер өстәү