24 июль көнне Биектау районында урнашкан “Элита” баш нәсел хуҗалыгы базасында терлекләрне ясалма каплату операторларының һөнәри осталыклары буенча 41 нче тапкыр республика бәйгесе узды. Шулай ук нәсел эше буенча зоотехник-селекционерлар да көч сынашты.
Хәйран калырлык
Үзара хәл-әхвәл сорашканда, сыерыгыз бозауладымы, кайчан бозаулый, дип сорау авыл кешесе өчен – гадәти күренеш. Кысыр калды икән, бозау да, сөт тә, ит тә, акча да юк дигән сүз. Әле кайчан гына авыл көтүләрендә нәсел үгезләре йөргән, аннан соң алар колхоз фермаларында гына калды, бүген исә хуҗалыкта нәсел үгезе тотуны булдыксызлык дип тә бәяләргә була. Әйе, нәкъ шулай! “Элита” хуҗалыгы үгез орлыгын җитештерү һәм сату буенча Россиядә иң эреләрдән санала. Хуҗалык базасында 65 нәсел үгезе яши һәм алар бөтен республика сыерларын бозаулар белән “тәэмин” итеп торалар. Ул 1977 елда оешкан, бүгенгә хәтле якынча 30 млн доза орлык туңдырганнар. Бер карасаң, хәйран калырлык инде. Орлыкларны боз итеп катырсыннар да, шуларны янәдән җебетеп бозау алсыннар әле, ничек инде гаҗәпләнмисең?!
Моннан 800 ел элек тирәсе, көндәшендә булган чабышкы атның колынын үзендә дә булдыру максатыннан, бер африкалы ясалма орлыкландыру ысулы кулланган, дигән язмалар сакланган. Россиядә исә XIX гасыр башында ук Иван Иванов бер елда бер үгез ярдәмендә 42000 бозау алуга ирешкән. Бүгенге технологияләр исә бөтенләй башка, тагын да камилрәк. Терлекләрне ясалма юл белән каплату тармагына куелган төп максатларның берсе – ит һәм сөт юнәлешендә нәселле көтүлекләрне арттыру. Яхшы нәселле үгезләр бик кыйммәт йөри. Бик кызыксынсам да, төгәл генә бәясен дә әйтергә ашыкмадылар. Аларның яшәү шартлары да, туклануы да бөтенләй башка. Кыскасы, бик чыгымлы һәм мәшәкатьле эш, бер хуҗалык кына күтәрерлек тә түгел. Әзер орлыкларны сату бәясе – 150 сум. Димәк, яхшы оператор булса, генетик яктан югары күрсәткечле бозауны 150 сумга аласың дигән сүз.
Сөт тә булмый, икътисад та…
– Сөтчелек тармагы шулкадәр күпкырлы, һәр агрофирмада аның нәтиҗәсе иллеләп, хәтта йөзләп кешегә, аларның эшкә ни дәрәҗәдә җаваплы каравына бәйле. Алар арасында терлек үрчетү буенча техникларның эше иң катлаулысы. Дөресен әйтергә кирәк, бөтен җирдә дә җитәкчеләр аларга зур игътибар бирми. Әгәр бозау юк икән, сөте дә юк, димәк, икътисад турында да сөйләп булмый. Республикабызның сөтчелек тармагы ул – авыл-хуҗалыгының яшәү рәвеше. Без бу өлкәне уңышлы үстерү хисабына гына киләчәгебезне өметле итә алабыз, – диде ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бәйгене ачу тантанасында.
Министрны иммуногенетик экспертиза һәм сөт сыйфатын тикшерү лабораториясе белән дә таныштырдылар. “Элита” үзләренең ярдәме белән дөньяга килгән бозауларның, үсеп җитеп, сыер булгач, ничек тукланулары, күпме сөт бирүләре белән дә кызыксыналар. Лабораториядәге җиһазлар сөт составында булган май, аксым, казеин, лактоза, коры калдык, азот күләмен билгели. Сөт анализы нәтиҗәләрен кулланып, хуҗалыкларда сыерларның рационнарын төзү мөмкинлеге туа.
Бәйге үзенә күрә бер һөнәри бәйрәм кебек үтте. Чәчәкләргә күмелгән ишегалдында зур самавыр кайнап тора, өстәлдә – тәм-томнар. Бәйгедә катнашучылар дүрт этаптан торган ярышларның берсеннән чыгалар, икенчесенә керәләр. Фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга да өлгерәләр. “Элита”ның генераль директоры Фәннур Зарипов бәйгедә катнашучыларга бүләкләрне бик саллы әзерләгән. Гаиләләренә кайткач, чәй эчәргә күчтәнәчләр дә биреп җибәрделәр.
Мамадыш районының “АПК Продовольственная программа” җәмгыятеннән Рәмис Сираҗиев операторлар арасында абсолют чемпион исемен яулады һәм аңа суыткыч тапшырдылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы оператор булып Сарман районының Юлтимер ветеринария участогыннан Регина Хафизова танылды. Әлеге юнәлешне бизнес буларак үстерүче шәхси эшмәкәрләр дә барлыкка килгән.
– Бүген алар өчәү. Моннан тыш республикада 126 ветеринария пункты бар, андагы белгечләр дә шәхси хуҗалыклардагы сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәтен күрсәтәләр. Хезмәт өчен түләү бары тик сыер каплатылганнан соң гына башкарыла. Шәхси секторда ясалма орлыкландыру ысулын куллану 57 процент тәшкил итә. Генетик яктан югары сыйфатларга ия булган бозау алуга беркем дә каршы түгел, – ди Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе ДКУ башлыгы Ришат Зарипов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat