Укытучыларның Август конференциясе быел Алабугада узачак

Татарстан укытучыларның Август конференциясе быел 14 августта Алабуга шәһәрендә узачак. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов әйтте.

Министр сүзләренә караганда, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсендә барлык санитар-эпидемиологик тәлапләр дә үтәләчәк. Башка районнар өчен конференциядән онлайн-трансляция оештырырга җыеналар.


Фикер өстәү